14 марттан республикада, шул исәптән безнең районда да, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Чаралар «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында уздырыла. Ярминкәләрнең төп мәйданчыгы – «Юность» район мәдәният йорты янындагы территория.
Оештыручылар ярминкәләрнең социаль инициатива буларак мөһимлеген ассызыклыйлар: алар җирле җитештерүчеләрне үстерүгә һәм агросәнгать секторына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Товарларны безнең, шулай ук Тукай һәм Әгерҗе районнары тәкъдим итә.
Продукция ассортименты
кош ите һәм йомырка;
сыер ите;
яшелчә һәм бәрәңге;
сөт һәм сөт продукциясе;
умартачылык продукциясе;
кипкән җимешләр.
Нет комментариев