Үзәк район хастаханәсендә медицина Советы уздырылды
Аның эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2025 елда районның 9 меңнән артык кешесе диспансерлаштыру узган, тагын 1,5 меңнән артык менделеевлы – профилактик медицина тикшерүләре үткән.
Медицина кадрларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. 2025 елда «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары буенча районга яңа белгечләр килде.
Елена Демьянова хастаханә табибларының һәм медицина хезмәткәрләренең эшенә югары бәя бирде, халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә уңай динамиканы билгеләп үтте.
Чара ахырында хастаханәнең 25 хезмәткәре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының һәм Үзәк район хастаханәсе администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев