Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атлар мобилизцияләнмәячәкләр

Татарстанның мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясе күп балалы аталарны мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды.

Татарстанның мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясе 16 яшьтән кечерәк өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» сайты.
Мондый ир-атларга, повестка килгән очракта, гариза һәм балалрының туу таныклыклары белән военкоматка мөрәҗәгатҗ итәргә кирәк. Әлеге карар республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул иттелде.
Татарстан Президенты, республика чакырылыш комиссиясе рәисе һәм хәрби комиссарга муниципалитетларның чакырылыш комиссияләре белән берлектә бу эшне якын арада оештырырга йөкләмә бирде.

 

Фото-превью: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев