Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

31 декабрь ял көне булачак

31 декабрьдә Татарстанда ял көне булачак. Тиешле күрсәтмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бу хакта республика башлыгы матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте, дип белдерә Татар-информ. Ләкин моның өчен бер көн эшләргә туры киләчәк.

Документ нигезендә, эш көне 31 декабрьдән шимбә, 26сына күчерелә.
"Сүз Татарстан Республикасы президенты тарафыннан билгеләнгән һәм азат ителүче ТР дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара", - дип аңлатты Галимова.
Муниципалитетларга һәм республика башкарма хакимиятенә кермәгән дәүләт органнарына, башка оешмаларга тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев