Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәзәкә авылы янында боз өстендә мормышкага һәм блеснага балык тоту буенча беренче фестиваль узды

Чара махсус зонада батырларча һәлак булган хәрбиләргә, шулай ук Аркадий Самуткин истәлегенә багышланды.

Анда Менделеевск, Яр Чаллы, Әгерҗе шәһәрләреннән һәвәскәрләр һәм спортчылар катнашты. Чара махсус зонада батырларча һәлак булган хәрбиләргә, шулай ук Аркадий Самуткин истәлегенә багышланды. Ул Украинада Бахмутта махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды.
Фестивальне Аркадийның әти-әнисе һәм якыннары, «Мендельфиш» спорт балыкчылык клубы оештырды. Чараны үткәрүне район башлыгы һәм Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рашат Фәизов хуплады.
Тамашачы балык тоту барышын зур кызыксыну белән күзәтте. «Мормышка» дисциплинасында һәвәскәрләр катнашты, «калкавыч»та төп составта спортчылар булды.
Фестивальнең иң яшь катнашучысы Эдгар Баһаветдинов яхшы нәтиҗә күрсәтте. Йомгаклар буенча, калкавыч белән балык тотуда беренче урынны Александр Архипов алды. Икенче урында – Александр Кефисс, өченчедә – Айдар Зарипов.
«Мормышка»да беренче урында Булат Гусманов, икенче – Кирилл Скворцов, өченчедә – Винер Әхмәтвәлиев.
Фестиваль иң яхшыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
/фото «Мендельфиш» клубы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев