«Бондюжский» ТИС халкы шәһәр җитәкчелегенә үзләренең сорауларын бирделәр
Беренче мәктәп территориясендә гражданнар җыены узды.
Шәһәрдә җитәкчелекнең халык белән очрашуы башланды. Гражданнар җыены – аралашуның уңайлы форматы, кешеләр үзләрен борчыган сорауларны җитәкчелеккә турыдан-туры бирә алалар.
Очрашуда «Бондюжский» ТИС эшчәнлеге турында отчет белән рәис Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады. Әлеге территориядә узган елда шәһәрлеләр катнашында 112 чара үткәрелгән. Рәмзия Хөснулловна сүзләренчә, «Бондюжский» ТИСендә 58 күп балалы гаилә яши.
Менделеевски районының социаль-икътисадый үсеш территориясе турында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде. 2021 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында Менделеевски районы 10 нчы урынны били, үз позицияләрен 9 пунктка яхшыртты. Территориядә эшмәкәрлек үсешенең төп үсеш ноктасы булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) санала.
Бүгенге көндә ТОСЭР резидентлары булып 2,5 млрд. сумлык гомум күләмле инвестиця һәм 340 эш урыны белән 15 компания санала. Район җитәкчесе сүзләренчә, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча агымдагы елда Менделеевск территориясендә 93 млн. сумга 33 ишегалды төзекләндереләчәк. Җыелганнар сораулар бирделәр, Пушкин урамының 5 нче йортында яшәүче менделеевлыларны подъездларны ремонтлау мәсьәләсе борчый. Бондюгта яшәүчеләргә асфальт түшәргә кирәк булса, поселокта яшәүчеләр Тын Тауда үзәк юл аркылы чыгу юлын сыйфатлы итү тәкъдиме белән чыкты. Барлык сорауларны шәһәр башкарма комитеты вәкилләре арытаба хәл итү өчен контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев