Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә
Актуаль

Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә

Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак

Шимбә һәм якшәмбе, 2-3 июльдә, атмосфера шартлары яхшырачак, температура фоны күтәреләчәк. Һава температурасы төнлә +8˚...+10˚, ә көндез +21˚..+25˚ тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми.

Яңа эш атнасында да югары атмосфера басымы йогынтысы астында явым-төшем көтелми. 4нче июльдә һава +22˚..+26°ка, 5 июльдә — +23˚..+27°ка кадәр җылыначак.


Нет комментариев