Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ярослав Буланов үз теләге буенча мобилизацияләнгәннәрнең сафларын тутырды

Ярослав Казанның җыелу пунктына 28 октябрьдә китте.

Иске Гришкинда яшәүче хәрби комиссариатка шәхсән шалтыратты һәм Ватанны сакларга бару инициативасы белән чыкты.

«Повестка алдым, әйберләр әзер иде инде, — диде Ярослав Витальевич. — Әни өчен борчылдым, билгеле: бу хәбәрне ничек кабул итәр?»

«Улым мобилизациягә эләгү исәбе булуы турында күптәннән әйтә иде, — дип сүзгә кушыла әнисе Любовь Алексеевна. — Әлеге фактка мине әзерләде, үзенең дөрес эшләвен әйтте, ир-ат Ватанны һәм җанына якын кешеләрне сакларга тиеш, дип аңлатты».


Ярослав Казанның җыелу пунктына 28 октябрьдә китте. Күптән түгел атналык ял алдыннан аңа увольнительный бирделәр. Геройны без өендә очраттык.

«Яшәү шартлары уңай, яхшы ашаталар, уку күнекмәләре өчен барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр, — дип фикерләре белән уртаклаша Ярослав Витальевич. — Җиңү безнең якта булачак, өйгә исән-имин кайтырбыз, дип ышанам».

Я. Буланов уку күнекмәләрендә узган махсус экипировканы демонстрацияләде. 
Рәхилә Мирзаянова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев