Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кирәкле һәм файдалы дәрес

«АЙДАТАТ» проекты кысаларында «МН» редакциясендә татар телендә беренче сынап карау дәресе узды

Башта җыелганнар бер-берсе белән таныштылар, бирегә ни өчен килүләре турында сөйләделәр.
– Милләтем буенча мин татар, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлнара Саттарова. – Шулай туры килде, гаиләдә, нигездә, рус телендә аралаштык. – Сөйләм телен аңлыйм, әдәби телне дә өйрәнергә телим.
Регина Шәмсетдинова район җитәкчесенең пресс-службасында эшли. Татар теле аңа служба бурычы буенча кирәк.
– Еш кына бары тик татар телендә генә сөйләшүче өлкәннәр килә яисә документларга язарга кирәк була. Әлеге дәресләр миңа файдалы булыр, дип уйлыйм.
Укытучы Эльвира Микеева кереш дәрестә гади терминнар белән таныштырды, сүзләрнең ахырын ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлатты. Арытаба дәресләргә экспертлар чакырылачак, алар милли җырлар, ризыклар, театр, сәнгать турында сүз алып барачаклар.
Призлар уйнату күңелле бонус булды. Татар газетасы тарихы буенча сорауларга дөрес җаваплар бирүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар. Җыелганнар арасында уйнатылучы татар авторы китабы иясе Гөлнара Саттарова булды.
«Татмедиа» АҖ «Менделеевск» МҮ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова курста катнашучыларга уңышлар теләде, татар теле буенча алган белемнәре тормышта кирәк булачагына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев