Галимнәр ачыклаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар белән танышырга чакырабыз.
Көлү гомерне озынайта дигәнне ишеткәнегез бардыр, шәт. Ә менә ничек икәне күпләргә сер булгандыр. "МЯ" укучылары белән галимнәр ачыклаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар белән танышыра:
- 100 тапкыр көлү 15 минут велосипедта йөргән кебек файдалы.
- Энергияле көлү йөрәк ритмын яхшырта, сулыш алуны тирәнәйтә, бит, корсак мускулларын, диафрагманы яза.
- Көлү баш миендә файдалы үзгәрешләр булдыра, эндорфиннар җибәрә, бу тәнгә күбрәк кислород керүгә китерә.
- Көлү - инстинкт реакциясе. Безнең көлү акылның минималь контролендә тора. Бу безнең үз-үзебез белән тулысынча идарә итә алуыбыз турындагы гипотезага каршы чыга.
- Италия авторы Пьетро Аретино 1556 елда бер оятсыз тарих ишетеп, шулкадәр көчле көлә, хәтта егыла һәм... буылудан үлеп китә.
- Көлү безнең организмга кергән вирусларга һәм кайбер яман шеш күзәнәкләренә һөҗүм итүче иммун күзәнәкләрен көчәйтә.
Ә сез көләргә яратасызмы, дуслар? Еш көләсезме?
Фото-превью:pexels.com
Нет комментариев