Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Куркынычсызлык турында кайгыртып

Менделеевлыларның тимер юл аша имин чыгуы өчен җәяүле юлы булдырылды, дип хәбәр итә “Россия тимер юлы” ААҖ филиалының пресс-службасы (Куйбышев тимер юлы).

Урынны сайлаганда Идел-Кама регионының Круглополе дистанциясе белгечләре җирле халыкның һәм шәһәр властьлары тәкъдимнәрен дә исәпкә алдылар. Менделеевск тимер юлы буенча ике чакрымнан артык ераклыкта урнашкан һәм әле һаман да шәһәрлеләрнең күбесе рөхсәт ителмәгән урыннарда юл аша чыгудан файдаландылар.

Юл аша чыгу тимер юл платформасы янында урнашкан һәм резинакордалы түшәмә белән җиһазланган. Мондый җәймә ышанычлы, тимер юл полотносына уңайлы һәм ныклы барып тоташсын өчен тиешле авырлыкта, явым-төшемгә бирешми,  юлның тайгак булуын һәм  бозлануын булдырмый. Якын көннәрдә  юл аркылы чыгу урынында тиешле билгеләр булачак, аның янәшәсен җиһазландыру һәм төзекләндерү күздә тотыла.

Куйбышев магистрале җитәкчелеге гражданнарны тимер юл инфраструктурасы объектлары янында уяу булырга, кеше тормышын сакларга һәм тирә-юньдәгеләргә  тимер юлы янында тәртип бозмаска чакыра. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен тәртип кагыйдәләрен һәм техника куркынычсызлыгын төгәл үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев