Сораштыру 30 майга кадәр дәвам итә.
Татарстанда ишегаллары һәм паркларны төзекләндерү буенча сораштыру 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу сораштыруда менделеевлылар да катнашып, Менделеевскида республиканың "Безнең ишегалды" программасы буенча беренче чиратта төзекләндерергә тиешле урынны сайлый алалар.
Сораштыруда барлыгы 204 җәмгыять урыны катнаша. Менделеевлыларга киләсе вариантлар тәкъдим ителә: Карл Маркс урамы буенча пляжны , Интернационалистлар бульвары яки ишегалларын төзекләндерү.
Нет комментариев