Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевлылар солдатларга ярдәм итүне дәвам итәләр

Окоп шәмнәре, маскалау челтәрләре әзерләнде, 100 литр су, 30 литрга 50 канистр һәм бензогенераторлар сатып алынды.

Волонтёрларның актив эшчәнлеге бәйрәмнәрсез һәм ялларсыз дәвам итә. «Без бергә» инициативалы төркеме «Юность» РМЙна җыела һәм барысы да маскировка челтәрләре үрәләр, шәмнәр әзерлиләр, гуманитар ярдәм җыялар һәм озаталар. Бу эшкә үсеп килүче буын да кушыла.
Көмеш яшьтәге волонтёрлар хәзер безнең сугышчыларга үзенчәлекле посылка әзерлиләр –банкаларда өй җылысы билгеләре булган кайнатмалар һәм хатлар әзерлиләр. Шулай ук битараф булмаган ветераннар һәм пенсионерлар средстволарына сатып алынган тукыма сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучыларына маскирка челтәрләрен үрү өчен бирелгән, бу гомум максатка буыннар берләшүен күрсәтә.
Ярдәм итүгә оешмалар күпләп кушылалар. «Нептун» сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре окоп шәмнәре әзерләделәр, 100 литр су, 30 литрга 50 канистр һәм бензогенераторлар сатып алдылар.
Шулай ук район авылларында зур эш алып барыла. Битараф булмаган авыллар халкы җирлекләр башлыклары белән бергә челтәрләр үрәләр, шәмнәр әзерлиләр, гуманитар ярдәм җыялар, аларны «Юность» РМЙна һәм «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге пунктларга илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев