Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск районы авыл җирлекләре мобилизациләнгәннәргә ярдәмгә киләләр

Алар гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш кертәләр.

Менделеевск районы авыл җирлекләре мобилизациләнгәннәргә ярдәмгә киләләр. Шушы көннәрдә «Ярдәм янәшә» акциясенә Татар Чаллысы авылында яшәүчеләр дә кушылды. Алар уннан артык тартма гуманитар йөк җыйганнар.

Медикаментлар, җылы һәм юка оеклар, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башкаларны җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә авыл делегациясе алып килде. «Яшьлек» үзәгендә урнашкан ярдәм җыю пунктында аларны директор Андрей Гриненко каршы алды. 

«Татар Чаллысы авылы мәдәният йортында китапханә һәм авыл җирлеге белән бергә «Солдатка посылка» акциясе үткәрдек. Авыл халкы да бу фикерне хуплады. Һәркем булдыра алганча әйберләр алып килде, әбиләребез йон оекбашлар бәйләделәр. Барысына да ярдәмнәре һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт», — диделәр авыл җирлеге секретаре Вероника Рябова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Екатерина Пономарева. 

Татьяна Петровна сүзләренчә, Татар Чаллысыннан ун ир-ат мобилизацияләнгән.

«Бу барлык авыл халкының өч проценты. Әлбәттә, барысы да бер-берсен беләләр, кайгырып торалар. Авылдашлар акциягә теләп катнашты, шуның өчен аларга бик рәхмәтлебез. Ир-атларыбыз белән исәнлектә һәм сәламәтлектә күрешербез дип ышанып калабыз», — дип бүлеште ул.

Редакциядә урнашкан җыю пункты да эшен дәвам итә. Монда шәфкатьле кешеләр кулларыннан килгәнне алып киләләр. Песәй авылы укытучылары, тәрбиячеләре һәм китапханә хезмәткәрләре шундыйлардан. Алар да гомуми акциягә кушылдылар. 

«Азык-төлек җыярга булдык. Консервалар, куертылган сөт, чәй — бозылмый торган һәм юлны җиңел кичерердәй продуктлар җыйдык. Авылыбыздан ватан сагына биш ир-атны озаттык. Аларны көтеп, яхшыга өмет итеп калабыз. Солдатларыбызга батырлык, кыю, көчле рухлы булып калуларын, ә аларның якыннарына түземлек телибез», — дип бүлеште китапханә мөдире Рузалия Яраханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев