Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев лаеклыларга бүләкләр тапшырды

Хакимияттә эшлекле киңәшмә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узды. Эшлекле дүшәмбедә район җитәкчесе Радмир Беляев бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хакимияттә эшлекле киңәшмә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узды.
Эшлекле дүшәмбедә район җитәкчесе Радмир Беляев бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм күрсәтүе, актив тормыш позициясе һәм Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Изгелек аренасы» Балалар- инвалидларга ярдәм фонды директоры
Рөстәм Минигәрәев бүләкләнде.
Россия халыклар Ассамблеясы Советы рәисенең Мактау грамотасы Россия халыклар бердәмлеген ныгыту һәм этномәдәни үсешкә зур өлеш кертүе өчен С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйповага тапшырылды.
Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга һәм этномәдәни
үсешкә лаеклы өлеш кертүләре өчен Россия халыклар Ассамблеясы Советы рәисенең Рәхмәт хатына ия булдылар:
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова,
Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова,
Татарстан халыклар Ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова,
Әшрәф Ахунов исемендәге халык театры җитәкчесе Гөлназ Стрелкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев