Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск яшьүсмерләре каникулларны файда белән үткәрә алалар

Бүгенге көндә 185 вакытлы эш урыны булдырылган.

Җәй – ял гына түгел, яңа мөмкинлекләр вакыты да. Менделеевск районының мәшгульлек үзәге җирле эш бирүчеләр белән берлектә яшьүсмерләрне җәйге чорда эш белән тәэмин иттеләр. Бүгенге көндә 19 эш урыны тәкъдим итүче белән килешү төзелгән һәм 185 эш урыны булдырылган. 64 үсмер инде эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Алар муниципаль бюджет белем бирү учрежденияләре, МУП «Төзекләндерү идарәсе», «Л.Я.Карпов ис. Химзавод» АҖ, ПП «Кама-Сакс» ҖЧҖ, «Шифалы Су-Ижминводы» дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе профсоюзлары, «Аммоний» АҖ һәм башка оешмаларда хезмәт куя алалар. МУП «Төзекләндерү идарәсе» оешмасында ун бал эшли башлаган инде. Алар иртәнге сигездән сәгать унбергә кадәр шәһәр урамнарын һәм паркларын җыештыралар, чәчәкләр утырталар, газон чабалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев