Менделеевскида бәяләрне һәм киштәдәге товарларны барладылар
Актуаль

Менделеевскида бәяләрне һәм киштәдәге товарларны барладылар

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ленар Әхмәтов менделеевлылар соравы буенча бәяләрне тикшерде.

Аның әйтүе буенча көнкүреш кирәк яракларының барлыгы, ләкин аларның бәяләре күтәрелү буенча мөрәҗәгатьләр килгән. Ленар Әхмәтов үзлектән кибетләрдә төрле товарларның запасларын, шул чиратта шикәр комы, тоз, он, бәдрәф кәгазенең барлыгын тикшерде. 
– Без төп сату үзәкләрендә, азык-төлек кибетләрендә булдык. Эшмәкәрләр белән сөйләштек, аларга ярдәм тәкъдим иттек. Тикшерү барышында хәзерге вакытта азык төлеккә ажиотаж юклыгы билгеле булды. Шикәр комы китерү буенча логистика белән бәйле сораулар бар, ләкин ул күпчелек кибетләрдә бар. Шулай ук кайбер әйберләргә бәя күтәрелүе күзәтелә, без бу моментларны билгелибез һәм республиканың оператив штабына тиешле чара күрү өчен җибәрәбез, - диде ул.


Нет комментариев