Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Менделеевскида Качмануда җиһазландырылган ике җирдә коенып булачак

19 гыйнварда Качману билгеләп үтелә.

«Качману» атнасы күз ачкысыз буранлы булды һәм карны мулдан китерде. Ләкин мондый һава торышы дин тотучыларга бәкегә чумарга киртә булмаячак.

Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников хәбәр иткәнчә, «Ушков утраулары» паркындагы күл, традиция буенча, суга чуму йоласын үткәрү урыны булачак. Монда агачтан купель төзелгән. Анда яшәүчеләр 19 гыйнварда 11 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр суга чума алачак.

Качману салкыннары урынына җылылык көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада республика территориясендә һава температурасының климат нормасыннан 6 градуска югарырак күтәрелүе теркәлгән. 19 гыйнварда минималь температура -15, -20 градус тәшкил итәчәк, иртәнге сәгатьләрдә –10, -15 градуска кадәр күтәреләчәк, көн дәвамында -1,-6˚ градус булачак.

Бозлы бәкегә чуму өчен сәламәтлек кенә түгел, ихтыяр көче дә кирәк. Кемдер елгада күңел кушуы буенча су коена, икенчеләр бу йола сәламәтлек һәм физик көч бирә, дип ышана.
Шулай ук Тын таулардагы Богоявление гыйбадәтханәсе янындагы ябык су коену бүлмәсендә дә дини йоланы үтәргә мөмкин булачак. Ул реконструкциядән соң эскәмияләр, киенү зонасы белән җиһазландырылган. Якында гына чишмә бар, теләгәннәр аннан изге су ала ала.

Суга чуму йоласын үтәгәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим. Бу вакытта ашыгыч медицина ярдәме, гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре кизү торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев