Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида Президентны тәкъдим итүне хуплап бердәм имзалар җыю көне узды

Имза җыю пункты «Бердәм Россия» мәйданчыгында ачылды.

Татарстанда 16 гыйнварда 2024 елның март сайлауларында президентлыкка кандидат, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның үз-үзен тәкъдим итүен хуплап Бердәм имза җыю көне узды. Владимир Владимировичның президент сайлауларында тәкъдим ителүен хупларга менделеевлылар килде, алар арасында шәһәрнең Мактаулы гражданы Клавдия Смирнова да бар.

«Без Президентны сайлыйбыз һәм бу бик мөһим. Илебезгә киләчәкне тәэмин итә алырлык лидер кирәк, бу җәмгыятьнең үсешенә китерәчәк һәм иминлектә яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Барысына да имин тормыш телим», — диде Клавдия Ивановна.

Оештыручылар халыкка сайлау процессының барлык үзенчәлекләре һәм имзаларны алдан җыю процедурасының нечкәлекләре турында хәбәр иттеләр. Бу процесста тавыш бирү хокукына ия булган илнең барлык балигъ булган гражданнары катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез, имзалар җыю гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. РФ Президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 мартына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев