Менделеевскида «Шәһәр бакчачылары хезмәте» булачак
Актуаль

Менделеевскида «Шәһәр бакчачылары хезмәте» булачак

Бакчачылар шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк.

Менделеевскида «Шәһәр бакчачылары хезмәте» булачак. Бу турыда туры эфир вакытында район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

«Проектның асылы — ландшафт дизайнерларының аерым структурасын, аерым
базасын, заманча газон кисүчеләрен, тракторлар белән тулы матди-техник җиһазландырылышын булдыру. Бакчачылар шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк, вакытында җир эшкәртеләчәк, түтәлләргә чәчәкләр утыртылачак. Бу яшеллек революциясе булачак. «Аммоний» АҖнә ярдәме өчен рәхмәт», — диде Р. Беляев.


Нет комментариев