Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Менделеевскида сәламәтлек мөмкинлекләре чикле активистларны бүләкләделәр

Балалар сәнгать мәктәбендә үсештә үзенчәлекле балалар һәм өлкәннәргә «Без изгелек бүләк итәбез» исемле бәйрәм концерты булды.

Балалар сәнгать мәктәбендә үсештә үзенчәлекле балалар һәм өлкәннәргә «Без изгелек бүләк итәбез» исемле бәйрәм концерты булды.
Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Минигәрәев сәламләделәр.
Үзләренең музыкаль һәм бию номерларын сәхнәдә БСМда тәрбияләнүчеләр бүләк иттеләр. Чыгышлар ихласлык, күңел күтәренкелеге белән аерылып торды. Укытучылар «Кыш Бабайга хат» иҗади мастер-классын үткәрделәр. Чараны педагог Ольга Ушкова алып барды.
Залда дустанә мохит хөкем сөрде. Кичә район активистларына, «Изгелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды кул астындагыларга башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев