«Яшь гаилә мәктәбе» проекты кысаларында практика узучы психолог Наталья Мәснәвиева белән булачак әниләр өчен икенче очрашу булды.
– Әлеге файдалы очрашуда хатын-кызларның бала тудыру процессына уй-фикерләренең йогынтысы турында сөйләштеләр. Кызлар психолог тәкъдим иткән позитив уйлар формалаштыруга юнәлдерелгән, үзеңнең хис-тойгыларыңны тоемлый алырлык күнегүләр ясадылар. Мондый практика бала тудырганда гына түгел, тормыштагы башка проблемалар очраганда да ярдәм итәчәк, – дип белдерде ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева. ⠀
Нет комментариев