Менделеевта язгы ташуга әзерлек башланды.
Актуаль

Менделеевта язгы ташуга әзерлек башланды.

Радмир Беляев рәислеге астында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең утырышы узды.

Бу елны явы-төшемнәр гадәттәгедән 200 процентка диярлек күбрәк булды. Район идарәчесе Радмир Беляев язгы су басуга әзерлек буенча чаралар планын төзергә һәм аңа әзерләнү буенча эш алып барырга фәрман бирде. 

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район буенча начальнигы Айдар Ахмадуллин су күтәрелүгә әзерлек турында чыгыш ясады.

Язгы ташуга әзерлек алдан башланды. Әлеге эшләр район җирлегендә язгы су басуны кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен юк итү чаралары планы кысасында үткәреләчәк.

Айдар Илдус улы әйтүенчә районда иң еш су баса торган урыннар: туган якны өйрәнү музее зонасы, Тойма елгасы буе,  Иске Гришкино, Монаш, Ижевка авыл җирлекләренең кайбер урыннары. 
 


Нет комментариев