«Менделевск яңалыклары» яңа бәйге игълан итә
Актуаль

«Менделевск яңалыклары» яңа бәйге игълан итә

Менделеевлылар «Түтәлдәге әкәмәтләр» белән бүлешә алалар.

Безнең традицион бакча бәйгесе башлана
Әгәр тәҗрибәле бакчачылар, дачада торучылар табигать могҗизалары белән гаҗәпләндерергә әзер икән — безгә рәхим итегез. Формасы, зурлыгы буенча гадәти булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне редакциягә китерә яки кыскача тасвирлама бирелгән фотоларыгызны paradox_12@mail. ry. электрон почтасына юллый аласыз.

Конкурс 2023 елның 28 июленнән 29 сентябренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Помидор-монстр журналист Рәхилә Мирзаянованың дача участогында үсә. Кыяфәте могҗизаи булуга карамастан, искиткеч тәмле, итләч, бу помидор салатта үз урынын бик тиз тапты.

фото Р. Мирзаянова архивыннан


Нет комментариев