Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделлевскида «Татар моңы — 2023» татар җыры бәйгесе узды

Укытучылар һәм 1-11сыйныф укучылары 20 дән артык ретро һәм татар халык җырларын башкардылар.

1-нче санлы мәктәп базасында үткән чара дүртенче тапкыр яшь талантланы үзенә җыйды. Проектның авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы Фәнисә Ибатуллина бу юлы да катнашучыларны каршы алды һәм чара барышында озата барды.
Укытучылар һәм 1-11сыйныф укучылары 20 дән артык ретро һәм татар халык җырларын башкардылар. Һәрберсе үзенчәлекле бирелеш һәм матур костюм белән аерылып торырга тырышты. Бәйгедә татарча сөйләшүче балалардан тыш, төп телләре рус теле булучыларның да теләп катнашуларын күрү сөендерде.

Мәгариф идарәсенең милли тәрбия буенча методисты Эльмира Гыйлфанова рәислеге астындагы жюри солистларны, дуэтларны һәм ансамбльләрне яшьләрен һәм тел белү нечкәлекләрен исәптә тотып алты номинациядә бәяләде. 
Ахырдан барлык катнашучылар да татар теленең гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар, Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов җиңүчеләргә һәм призёрларга дипломнар тапшырды.

«Мондый бәйгеләр Менделеевскида татар теленең яшәвен һәм үсүен тагын бер кат исбат итә. Сезнең һәрберегез җиңүгә һәм мактауга лаек», — дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Нәтиҗәләр буенча Гран-прига гимназиянең икенче сыйныф укучысы Амирхан Файзрахманов һәм «Хак сүз» төркеме составында чыгыш ясаган Дәниф Муллахметов һәм Тимур Гәрәев дуэты ия булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев