Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре белән очрашты

Һәркемнең Радмир Илдаровичка кызыксындырган соравын бирергә һәм борчыган мәсьәләләре турында сөйләргә мөмкинлеге булды.

Балалар сәнгать мәктәбендә ир-атларыбызның хатыннары, кыз туганнары һәм аналары район башлыгына кызыксындырган сорауларын бирә, ә балалар мастер-классларга катнаша алдылар.
Радмир Илдарович җыелганнарны сәламләде һәм хәзерге хәлләр: мобилизацияләнгән менделеевлыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.

«Егетләребез янына бардык, очраштык һәм яхшылап сөйләштек. Аларның рухы нык, сезгә сәламнәрен юллыйм. Яхшы ашаталар, казармалар уңайлы. Термобельё, табак-савыт, унике бронежилет һәм медикаментлар алып бардык. «Аммоний» АҖ белән каскалар белән тәэмин итү мәсьәләсе өстендә эшлибез, – диде Р. Беляев. – Хәрби комиссар Сергей Залуженко әйтүенчә, безнең мабилизацияләнүчеләрнең төп бурычы – референдум нәтиҗәсендә ил составына кергән объектларны, районнарны һәм территорияләрне саклау. Барысы да яхшы булыр дип ышанам, безнең бурыч ышанычлы тылны тәэмин итү».


Һәркемнең Радмир Беляевка кызыксындырган сорауын бирергә һәм борчыган мәсьәләләре турында сөйләргә мөмкинлеге булды. Надежда Черемных улының сәламәтлеге турында борчыла.


«Улым озак вакыт ашказаны тирәсендәе авыртудан интекте. Хәзер, әлбәттә, безгә зарланмый, ләкин танышлары аның интегүе турында хәбәр итәләр. Аның өчен өстәмә тикшерү уздыруларын сорадым. Мәгълүматларны язып алдылар, ярдәм итерләр дип ышанам», – дип бүлеште ана.


Шулай ук гаиләлә әгъзалары, балалрның укда җитешүе, кредитлар һәм штрафлар, резин сапогилар, балалклава һәм дарулар белән тәэмин ителү турында сорадылар Радмир Беляев һәрберсен тыңлады җавап бирде һәм җаваплы хезмәткәрләргә тиешле йөкләмәләр бирде.

«Мобилизацияләнгәннәрнең балаларына бассейнга һәм кышын прокатка чаңгы алуга абонимент бирәчәкбез. Шулай ук максималь психологик ярдәм күрсәтәчәкбез һәм балаларны иртә белемле итү үзәге белән хезмәттәшлек алып бару өстендә эшли башлайбыз, өстәмә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирүне оештыруны үстерәчәкбез», – дип җавап бирде Р. Беляев.


Шулай итеп сапоги һәм кием-салым мәсьәләсе инде чишелеш этабында, ә кредитлар һәм башкарма эшләр вакытлыча туктатылып торачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев