Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Районда ишегалларын төзекләндерү дәвам итә

2022 елда Менделеевск районында “Безнең ишегалды” программасы буенча 33 яңа һәм уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк .

Программага нинди ишегаллары кергәнлеге турында тулы мәгълүматны dvor.tatar сайтының документлар бүлегендә табарга мөмкин.


Төзелү эшләре ким дигәндә 2 ай эчендә башланырга тиеш. Хәзерге вакытта төзекләндерү схемалары ясала, алар ишегалдында яшәүчеләргә тәкдим ителәчәк һәм аларның төзәтмәләрен искә алып җиренә җиткереләчәк.  Мондый очрашулар районның күпчелек ишегалларында инде узды. Сезнең ишегалдында җыелыш үткәрелмәгән булса, аның турында алдан хәбәр ителә - белдерү эленә. 

Искәртеп узабыз, узган елны үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе буенча Менделеевск районының ике ишегалды өстенлекле төзеләндерү каралган топ-200 исемлегенә кергән иде.

Программа буенча сорауларны 8 (800)27-5-2020 телефоны буенча бирергә яисә @dvor.tatar инстаграм-аккаунтына язарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Наш двор"