Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Р.Беляев: «Журналист хезмәте миңа таныш»

«Менделеевские новости» редакциясендә эш визиты белән район җитәкчесе Радмир Беляев булды.

Радмир Илдарович журналистлар белән аралашты һәм басма матбугат тарихы белән танышты. «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова редакция буйлап экскурсия үткәрде, газетаның үсеш этаплары, баш редакторлар турында сөйләде. Р.Беляев Шәһәр көненә багышланган бәйге кысаларында оештырылган стенгазеталарны карады, «АйдавМедиа»ның яшь журналистлары белән аралашты. Редакция хезмәткәрләре үзләренең эшләре, проектлары турында сөйләделәр. 

Радмир Беляев журналистика хезмәтен ишетеп кенә белми. 

 

Мәктәп елларында стенгазета редколлегиясе составында булдым, студент вакытта институт газетасын чыгардык, – дип дәвам итте сүзен Радмир Илдарович. – Шуңа күрә материаллар туплау, сыйфатлы фотосурәтләр эзләү, хәтта газетаны калыпка салу белән чынбарлыкта танышмын. Сез, район журналистлары, заман белән бергә атлыйсыз, яңалыкларны оператив яктытасыз. «Менделеевские новости»ны һәр җомгада көтеп алам, аны башыннан ахырына кадәр укыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев