Ришат Шакиров: “2021 елда менделеевлылар 13 миллион сум акчаларын югалтканнар”
Актуаль

Ришат Шакиров: “2021 елда менделеевлылар 13 миллион сум акчаларын югалтканнар”

Район прокуроры халык җыенында финанс куркынычсызлыгы мәсьәләсен күтәрде.

Халыкны талау бара. Сүз халыктан акча җыю турында түгел, ә кешеләрне алдап, акчаларын үзләштерүче мошенниклар турында бара. Әгәр 2020 елда әлеге юл белән милионнан артык акча урланган булса, 2021 елда бу сан 13 миллионнга җитте. Үз максатларына ирешү өчен мошенниклар яңадан яңа ысуллар, схемалар уйлап табалар. Еш кына гаеплене тапкан очракта да урланган акчаларны кайтарып булмый – дип хәбәр итә Ришат Наилевич. 

Шулай ук ул 2022 елның узып баручы өч аенда менделеевлылар 350 мең сум акча югалтуын ассызыклады. Әлеге сан, узган елның шул ук вакыт аралыгыдагы югалтылган сумма белән чагыштырганда, берничә тапкыр кимерәк (ул вакытта сумма 4 млн. тәшкил иткән). Чыгышын тәмамлап Ришат Шакиров районда яшәүчеләрне уяу булырга өндәде, якыннарына ярдәм кирәк дип акча сорау очрагында сөйләшүне туктатып хәбәрнең дөреслеген тикшерергә, карта мәгълүматларын ятларга бирмәскә киңәш итте, һәм табылдык карталар белән кулланмаска кирәклеген җиткерде.  


Нет комментариев