Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде.
Россиядә 2023 елның июнь ахырыннан башлап беренче мәртәбә тавык йомыркасы арзанайды дип хәәбәр итә хәбәр итә РИА Новости.
10-15 гыйнвар арасында йомырка бәясе, алдагы атна белән чагыштырганда 0,2 процентка төшкән. Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы тапкыр тавык йомыркасы 20-26 июньдә арзанайган (-0,36 процент).
Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде, ә 2023 елда исә аның бәясе 61,35 процентка үсте. Декабрь аенда гына йомыркага бәя 18,17 процентка күтәрелгән.
Шулай ук, узган атнада тавык ите (-0,9 процент), сосискалар, сарделькалар, макарон эшләнмәләре (-0,2 процент), шикәр һәм кара чәй (-0,1 процент) арзанайган.
Фото-превью: «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев