Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Сак булыгыз - кара елан

Әлеге һәм башка салкын канлы кунакларны еш кына Менделеевскида да очратырга була.

Җылы апрель ае кара еланнарның кышкы йокыларыннан иртәрәк уянуына сәбәпче булган. Яз җитүне көтеп алган урман, гөмбә сөючеләрне уяу булырга чакырабыз. Белгечләрдә дә урманга кергән очракта аяк астына карап йөрергә, таяк белән үләннәрне актарып карарга киңәш итә. Кара елан гомеренә куркыныч янаганда гына кешегә һөҗүм иткәнен дә истә тотарга кирәк.
Әлегә һава температурасы салкын һәм кара еланнар сүлпән. Ләкин озын кыш һәм ауга чыкмау аның агуының туплануына китергән, шуңа алар белән очрашмауың хәерлерәк, диләр экологлар. Белгечләр әйтүенчә, кара елан тешләгәндә кешенең орагнизмына 50 агулы компоненттан торган катлаулы коктейль эләгә. Статистикага күз саласаң, кара елан чаккан ун кешенең икесе якты дөнья белән хушлаша икән.
Май - бакча эшләре вакыты. Әлеге һәм башка салкын канлы кунакларны еш кына Менделеевскида да очратырга була. Дача участогыгызга, бакчага кара елан ияләшмәсен дисәгез, үләнне чабып торырга киңәш итәбез. Агулы елан, гадәттә, озын үлән арасында йөри, тузбаштан аермалы буларак башы өчпочмак формасында һәм тапсыз була.

Фото-превью:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев