Менделеевлылар ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Эш визиты кысаларында ул «Алтын балык» балалар бакчасында һәм 7 нче мәктәптә булды.
Ремонт өчен ярдәм кирәк
7 нче балалар бакчасында кечкенәдән профориентациягә зур игътибар бирелә, биредә балаларны химия нигезләренә төшендерәләр.
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район җитәкчесе Радмир Беляев, мәгариф идарәсе начальнигы Алексей Миронов, муниципалитет вәкилләре ремонтка мохтаҗ бинаны карадылар, бакча мөдире Елена Грицук, тәрбиячеләр һәм балалар белән аралаштылар. Шахмат түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук татар бизәкле чигү күргәзмәсе белән таныштырдылар. Делегация мәктәпкәчә учреждлениенең музеенда булды, бирегә килүчеләрне җәлеп итәрлек яңача төсмер грант ярдәме белән булдырылган. Анда 50дән артык элеккеге экспонатлар урын алган. Цифрлы технологияләр куллана башлагач музей тагын да матуррак һәм интерактиврак күренә.
Коллективның балалар бакчасы территориясен төзекләндерү буенча мөрәҗәгатенә республика һәм район җитәкчелеге ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Яңа компьютерлар кирәк
Аннан соң делегация 7 нче мәктәпкә тукталды.
«Үсеш ноктасы» проекты буенча компьютер техникасын яңарту мөһим. Бу турыда Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә учреждение коллективы әйтте.
Сәрия Сабурская 7 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары белән аралашты, учреждение үсеше өчен нәрсә кирәклеге турында белде.
Анжела Райсян фотосы
Нет комментариев