Коры үлән һәм чүп яндыруга бәйле янгыннар барлык ут чыгуларның 31% тәшкил итә.
17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан республикасының барлык территорясе буйлап коры үлән һәм чүп яндыруга, ачык утта, бигрәк тә учакта һәм мангалда ризык әзерләүгә тыю кертелә. Бу даталарда републикада янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу турыда бүген гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү буенча комиссия утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трошин игълан итте.
Ул коры үлән һәм чүп яндыруга бәйле янгыннарның барлык ут чыгуларның өчтән берен тәшкил итүен ассызыклады.
Нет комментариев