Татарстанда һава торышы бозыла
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар. 17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә. Моннан тыш, иртгә иртән, көндез...
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар.
17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, иртгә иртән, көндез һәм кич регионда көчле яңгырлар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев