Татарстанда бу атна уртасына кадәр эссе һава торышының кире кайтуы көтелә
Актуаль

Татарстанда бу атна уртасына кадәр эссе һава торышының кире кайтуы көтелә

27 август, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төн, салкынча, 8 дән 13 градуска кадәр, булырга вәгъдә итә.

Әмма көн туу белән төбәктә температураның 22-27 градуска кадәр күтәрелүен көтәргә мөмкин. Бу чорда явым-төшем көтелми.

Чәршәмбе көнне һава температурасы төнлә 9-14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу көнне дә явым - төшем көтелми.


Нет комментариев