Татарстанда яңгырлар көтелә
Актуаль

Татарстанда яңгырлар көтелә

Һава температурасы климат нормасына якынлаша.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә бу атна явым-төшемнәр белән башланачак. Көндезләрен һава температурасы +14 градуска, ә төннәрен +10 градуска җитәр дип көтелә.

Уртача тәүлек температурасы сентябрьнең климат нормасына якынлаша. Бүген дә болытлы һава торышы һәм яңгырлар көтелә.


Нет комментариев