Актуаль

Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 2022 елга 70 процент булачак 

Федераль проектта 2024 ел дип билгеләнгән булса да, республика кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә ниятли.

2022 елга Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булачак. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.
Әмма Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.
«Цифрлы икътисад» проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.


Менделеевск Менделеевск яналыклары

Нет комментариев