Тузиков: «Конституциягә төзәтмәләр безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак»
Илнең төп документына тарихи хакыйкатьне яклау турында маддә кертеләчәк.
Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән. Бу фикерне Казан илкүләм тикшеренү технология университетының «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә әйтте.
«Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә», — дип сөйләде Тузиков. — Бу төзәтмә яхшы белән начарны төгәл билгеләргә тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул алай ук кирәк тә түгелдер».
Ул бабаларыбызның бу истәлекләре — мәдәни кодка язылган әйбер, дип өстәде. Һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, диде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев