Төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Дмитрий Иванович Менделеев исемендәге стадионда «Чылбырлы реакция» хәйрия йөгерешен оештыру буенча күчмә киңәшмә үткәрелде. Очрашу барышында әзерлекнең төп мәсьәләләре: трасса схемалары, мәдәни программа, куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сүз барды. Йөгерү чарасы 23 майда, Химиклар көне алдыннан булачак. Быел рекордлы сандагы катнашучылар — өч меңнән артык кеше көтелә.
Билгеләп үтик, «Чылбырлы реакция» — ул спорт кына түгел, ярдәм дә. Җыелган барлык акчалар «Кама таңнары» социаль приютына юнәлтеләчәк. Быел балалар медицина тикшерүләренә, экскурсияләргә һәм ярышларга бара алсын өчен автомобиль сатып алу планлаштырыла.
Нет комментариев