Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

"АҖАГАН" ХӘРБИ-ПАТРИОТИК УЕНЫ

Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия урта мәктәпнең педагог - оештыручысы Әхмәтгәрәева Гөлнара белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрделәр.

Башта балалар 23 февраль бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәчедән «Ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнен Ватанны саклаучылар көне дип атыйлар? 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелә. Бу көнне Кызыл Армиянең туган көне буларак бәйрәм ителә башлады. СССР төзелгәннән соң бу бәйрәм Совет Армиясе көне дип үзгәртелә. Соңрак аны Кораллы Көчләр һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип атый башлыйлар. Ә хәзер 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне».

Ярышларның беренче өлеше урамда узды. Балаларны кызыклы уеннар һәм конкурслар көтә иде. Кызлар һәм малайлар ике командага бүленделәр: «Моряклар» һәм «Снайперлар» һәм бик теләп спорт бәйгеләрендә һәм уеннарында катнаштылар: капчык киеп йөгерү, граната ыргыту, чаңгыда һәм чанада ярышулар. Уен барышында ике команда да көч, кыюлык, хәрби яктан белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан, әлбәттә, дуслык җиңде.

Чараның икенче өлеше китапханәдә узды. Кызлар малайлар өчен музыкаль котлаулар әзерләделәр.

Чара чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.

Рузалия Яраханова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев