Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Альберт Смирнов КФХ сында яңа ферма ачтылар

Терлекчелек бинасы 600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән.

Альберт Смирнов үз эшчәнлеген 2016 елдан Песәй җирлеге территориясендә башлый. Фермер үсемлекчелек һәм терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнә.
Яңа ферма ачылу 16600 мең сумлык грант оту белән мөмкин булды. Бина заманча таләпләргә җавап бирә, абердин-ангусс токымлы терлек сатып алынган. Фермада 13 кеше эш урыннары белән тәэмин ителгән.
Тантанада район җитәкчесе Радмир Беляев, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин, КФХ башлыклары катнашты.

Символик тасманы кискәннән соң кунаклар бинаны карадылар, терлекләрнең нинди шартларда асралуы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев