Алма Спасы традицияләре һәм Авыл көне Яңа Кокшан халкын берләштерде
Авыл

Алма Спасы традицияләре һәм Авыл көне Яңа Кокшан халкын берләштерде

Бәйрәм салалы Равил Миндубаев ярдәме белән узды.

Менделеевск районының Яңа Кокшан авылында берьюлы ике бәйрәм – Алма Спасы һәм Авыл көне узды. 

Уеннарда балалар һәм өлкәннәр бик теләп катнашты, ә кайнар ризык, алмалы бәлешләр һәм баллы чәй бәйрәмдә катнашучылар хәтерендә озакка калачак. 

Җирлек башлыгы Ростислав Иосифов авылның иң актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ижаудан чакырылган чиркәү хоры бәйрәмнең бизәге булды. 

Анна Мецгер салалылар һәм кунаклар өчен экскурсия оештырды.
 


Нет комментариев