Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Басу-кырлардан илһам алып

“Алтын башак” ҖЧҖ баш инженеры Владимир Павловка шушы көннәрдә районның агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

– Владимир Николаевич үз эшенең остасы. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар. В.Павлов Монаш авылында туган, шунда үскән, мәктәпне тәмамлаган. Әсән техникумында һөнәри белем алган. Дүрт ел элек 100000 сумлык грантка ия булды, – дип сөйли “Алтын башак” ҖЧҖ директоры Азат Галимуллин.

Хуҗалыкның баш инженеры В.Павлов бәхет эзләп читкә китми, туган ягының басу-кырларыннан, хәтфә болыннарыннан илһам алып, гомере буена аграр сәнәгать тармагында фидакарь хезмәт куя.

– Хәрби бурычымны Алтай төбәгендә ракета гаскәрләрендә үтәдем. Туган ягыма кайткач хуҗалыкта эшли башладым, башта механик, соңрак баш инженер вазифасын ышанып тапшырдылар. Техниканы тәртиптә тоту, ремонтлау, кирәкле запас частьлар юнәтү, киләсе сезонга кышкы саклауга кую – мөһим бурычлар, – ди Владимир Николаевич.

Сүзгә хуҗалыкның баш агрономы Людмила Афанасьева кушыла:

– В.Павлов җаваплы белгеч, тырыш, үз эшен яхшы белә. Аның фидакарь хезмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район башлыгының күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.

Владимир Николаевичның гаиләсе – ныклы терәге. Ул тормыш иптәше Вера Владимировна белән дүрт бала тәрбияли. Олы уллары Дмитрий Алабугада эшли, Александр хуҗалыкта ветеринар булып хезмәт куя, Алеша Яр Чаллыда автомеханика техникумында белем ала, Костя 11 нче сыйныфта укый.

– Мин тамырларым белән җиргә бәйләнгән. Туган ягымда гына күңелемә шифа, яшәр һәм хезмәт итү өчен көч алам, – ди В.Павлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев