Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бәзәкә авылы активистлары марафонга кушылалар

Мәдәни чаралардан тыш клубта челтәрләр үрү, ватник, салфеткалар әзерләү һәм окоп шәмнәре ясау буенча эш оештырылган.

Бәзәкә авыл мәдәният йорты бер елдан артык махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм итү өчен иреклеләр җыю урыны буларак файдаланыла.
Мәдәни чаралардан тыш клубта челтәрләр үрү, ватник, салфеткалар әзерләү һәм окоп шәмнәре ясау буенча эш оештырылган.

– Читтә кала алмадык, - диде ирекле ярдәм инициаторы, китапханәче Фәния Башарова. – Махсус хәрби операция зонасында безнең авыл ир-атлары да бар. Аларның берсенең хатыны эш материалы алып килә. Мәктәп укучыларының да уртак эшкә өлеш кертүе сөендерә. Алар дәресләрдән соң мәдәният йортына киләләр һәм челтәрләр үрәләр.

Без барган көнне ун хатын-кыз тырыш хезмәт куйды.

- Солдатларга ярдәм итү мөһимрәк, шуңа күрә йорт мәшәкатьләре көтәчәк, - ди Тәнзилә Сибгәтуллина. - Хәзерге вакытта госпиталь ихтыяҗлары өчен салфеткалар һәм ватник ясау белән мәшгульбез. Маскировка челтәрләрен үрү буенча да эш тукталмый.

Рәмзия Мөхетдинова билгеләвенчә, ел башыннан алып сугышчыларга дүрт челтәр озатылган.

- Көчебезне дә, вакытыбызны да кызганмыйбыз. Ир-егетләребезнең тизрәк кайтуын көтәбез. Җиңү безнең якта булырына ышанам, – диде Рәмзия Гәрәевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев