Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Авыл

Бәзәкәдә җыен узды

Районның иң зур — составына биш торак пункт кергән Бәзәкә авыл җирлеге халкы район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Җыенда прокурор Алсу Сәлахетдинова һәм банк вәкиле Марина Крылова да катнашты. Алар мошенниклык алымнары һәм аларның кармагына эләкмәү юллары турында җентекләп сөйләделәр.

Җирлек башлыгы Илмир Кашафетдинов үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, беренче чираттагы бурычларны хәл итүдә үзара салым акчалары зур ярдәм булып тора. Шул ук вакытта җирлек территориясен төзекләндерү, җәйге чорда су белән тәэмин итү һәм хуҗасыз этләр мәсьәләсе әлёгә проблемалы булып кала.

— Бәзәкә халкы активлыгы белән аерылып тора, — диде Ләйсән Камилевна. — Бигрәк тә хәзер, махсус хәрби операция барган вакытта бу ачык күренә. Һәркайсыгыз үзенең кулыннан килгәнчә җиңүне якынайтырга тырыша. Сезгә аңлы гражданлык позициягез өчен рәхмәт.

Хезмәт ветераны Люция Шакирова авылдашларын үзара салым акчаларын вакытында тапшырырга чакырды.

— Безнең җирлекнең иминлеге һәм алга таба чәчәк атуы сезнең оперативлыктан тора, — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев