«Беленнәр фейервергы»
ТАССРның 100 еллыгына Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова шундый исемдә бәйге үткәрде.
Катнашучыларга фантазияләрен эшкә җигеп кулинар ризыклар әзерләргә кирәк иде. Соңгы нәтиҗә белән фотолар Г. Гайфетдинованың ВКонтакте битендә урын алды һәм анда тавыш бирү оештырылды.
— Әлеге бәйгегә гаиләләрнең барлык әгъзалары да кушылды, беленле тортлар, беленнән композицияләр әзерләделәр, — дип билгели проектның авторы. — Катнашучылар үзләренең шедеврларына исемнәр уйладылар, әмма бәйгенең төп бурычы бердәм эшләүдә, туганнарны берләштерүдә булды. Тавыш бирү йомгаклары буенча конкурсантларга призлар тапшырылды.
Данил Пупышевның әбисе белән әзерләгән «Беленле чизкейк» егерме тавыш җыйды, кулинарлар җиңүчеләр дип табылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев