Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бондюгада авыл көне гөрләп узды

Чара кысасында чишмә изгеләндерү тантанасы булды.

Бондюгада район хакимияте һәм шәһәр Советы депутаты Юнес Готин ярдәме белән чишмә төзекләндерелде. Виктор атакай әлеге чишмәнең изгеләндерү тантатанасын үткәргәч бондюглылар чиста һәм салкын чишмә суын авыз иттеләр. Чарада район җитәкчесе Радмир Беляев та булды.
«Бу җирлек безнең өчен зур әһәмияткә ия. Зур юл кечкенә адымнардан башлана. Газ кертү, юлларны төзекләндерү мәсьәләләрен кул астына алырбыз. Киләсе елга Бондюгага кадәр асфальт юл китерербез», — диде Беляев.
Тынгы белмәс Нина Переина, битараф булмаган авыл халкы һәм хакимияте тырышлыгы белән авылда «Ватан өчен вафат булганнарга. Җиңү белән кайтучыларга» һәйкәле ачылды. Район җитәкчесе Радмир Беляев һәм муниципалитет вәкилләре Н.Переина белән бергә истәлекле урынга чәчәкләр куйдылар. 
Алга таба чара күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Алып баручылар − Марина Комарова, Раушан Зиннуров һәм Гульназ Стрелкова авыллыларның күңелен күтәрделәр. Гөлзар, Кира Немтырова, Арина Ястребова, Диләрә Фәрәзетдинова моңлы тавышлары белән сөендерделәр. Кичә табын артында дустанә аралашу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев