Бәзәкәлеләр суның сыйфаты начар, дип хәбәр итә
Бәзәкә авылында узган халык җыенында район һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре белән яшәешкә бәйле мәсьәләләр каралды.
Бәзәкәдә эчә торган суның сыйфаты озак вакытлар проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Җыенда авыл халкы балтырган белән көрәш алып барылуын әйтте. Бәзәкәлеләрне ФАПта фельдшер юклыгы борчый. Алар шулай ук Сәйтәк авылындагы ясалма тигезсезлекне алырга тәкъдим итәләр.
Район җитәкчелеге һәм җирлек башлыгы барлык үтенечләрне һәм сорауларны арытаба хәл итү өчен контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев