Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

«Чиста су»: программа гамәлдә

Ык Тамагы һәм Бәзәкә авылларында яшәүчеләрнең эчәр өчен сыйфатлы су куллану мөмкинлеге барлыкка килде.

Бу – “Чиста су” республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Ык Тамагы халкы артезиан скважинасын ачуны бәйрәм буларак кабул итте. Аларның шатлыгын район җитәкчелеге, эшләрнең подрядчысы булган ТР Газлаштыру фонды вәкилләре дә уртаклашты.

– Авылда уңай үзгәрешләр бар, – дип билгеләде район башлыгы Валерий Чершинцев, – бүген су белән тәэмин итәбез, аннан алда клуб, һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачтык, юлларны ремонтлаячакбыз.

– Басымы көчле, суы тәмле, – диләр алар.

Бәзәкә җирлегендә халык җыеннарында эчәргә яраклы су проблемасы һәрвакыт кискен булып торды.

“Чиста су” республика програмасы ярдәме белән мәсьәлә, ниһаять, хәл ителде.

– Әлегә эшләр 90 процентка башкарылды, – диде артезиан скважинасын ачуда район башлыгы Валерий Чершинцев. – Киләсе елга тагын бер скважина куячакбыз, нәтиҗәдә алар өчәү булачак, шул вакытта мәсьәлә тулаем контрольдән алыначак.

ТР Газлаштыру фонды баш белгече Харис Тимерханов билгеләгәнчә, су куу башнялары Чистайда җитештерелә, суүткәрү өчен тутыкмаучы материалдан торбалар кулланыла.

– Быел республика программасы буенча кырыктан артык артезиан скважинасы һәм утыздан артык су куу башнясы урнаштырдык. Ләкин мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрәбез. Сезнең район халкы эшли дә, күңел дә ача белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев