Газетага язылдың – эш белән ярдәм иттең
Язылу кампаниясе, “экваторны” узып, финишка чыкты. “Менделеевские новости” һәм “Менделеевск яңалыклары”на подписка тәмамланырга нибары бер ай вакыт кала. Районкаларга почта бүлекчәләрендә язылырга һәм альтернатив подписка рәсмиләштерергә мөмкин.
Районда бердәнбер басмага телевидение һәм социаль челтәрләр белән көндәшлек итүе авыр. Шулай булуга карамастан, редакция коллективы, укучы аудиториясен киңәйтү максатыннан, язылучылар санын арттыру өчен креатив чаралар куллана. Болар – төрле акцияләр, призлар уйнату, бәйгеләр.
Газетачыларның авыллар җирлекләрендәге язылучылар санын арттырырга теләкләре зур. Салалылар мәгълүмати кырдан ерак калалар, алар еш кына авыл темасы аз яктыртыла дигән нигезсез фикергә таяналар. Газетаның һәр санында авыл җирлекләре тормышын тасвирлаучы язмалар табарга мөмкин: аграр сектор, механизаторларның портретлары, озак яшәүчеләр, гаилә тантаналары турындагы мәкаләләр.
Мәдәният хезмәткәрләре белән элемтә җайга салынган, бу уңайдан авылларның мәдәни тормышы даими яктыртыла. Авыллар мәктәпләре укучыларының һәм аларның остазларының уңышлары да игътибарсыз калдырылмый. Авыллардагы һәм шәһәрдәге хат ташучылары белән уртак тел таба алырбыз, алар укучы һәм редакция арасында бәйләүче звено булырлар дип ышанабыз. Хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйге укучы аудиториясен арттыруда яхшы җирлек булырга тиеш.
Без авылларның хат ташучылары Илсура Нәбиуллина (Песәй), Рәсинә Рдаева, Флүзә Мөхәмәтдинова (Бәзәкә), Галина Долгова (Яңабирде), Елена Япаевадан (Иске Гришкин) үзләренең участокларында газетага язылучыларның санын арттыру турындагы фикерләре белән кызыксындык. Барысы да бертавыштан ташламалы подписка декадасы ярдәм итә дип җавап бирделәр. Безнең ярдәмчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, андый ункөнлек 3еннән 13 декабрьгә кадәр узачак.
Без изге эшләр авангардында торган авыллар җирлекләре башлыкларына, безнең проблемаларга битараф булмаган, җирле матбугатны ярты ел саен яклаучы җитәкчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Узган атнада эпидемиология һәм гигена үзәге, “Нептун” идарәче компаниясе, 10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре коллектив подписка рәсмиләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев